Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 4 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр беренче мәртбә Агросәнәгать комплексы атналыгын үткәрүне планлаштыра, ул тармак профессионаллары, башкала халкы һәм кунаклары өчен эшлекле, махсус һәм массакүләм-мәдәни чараларны үз эченә ала.
18 сентябрьдә, чәршәмбе көнне, Баулының туган як музеенда «Виртуаль концерт залы» проекты кысаларында П.И. Чайковский концерт залыннан онлайн трансляция булачак. Башкортстан Республикасы Фәйзи Гаскаров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле концерты күрсәтеләчәк.
19 сентябрь көнне Потап-Томбарлы авылында "Чуваш чибәре" район бәйгесе узачак. Анда Потап-Томбарлыдан өч, шулай ук Алексеевска һәм Васькино-Туйралыдан берәр кыз катнашачак. Алар дүрт конкурста: "Визитка", кулинария, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә катнашачак.
Актанышта XI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары тәмамланды. Баулы командасында катнашучылар менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда иртән һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил, тизлеге секундына 15-18 метр.
11-16 сентябрьдә Краснодар краеның Анапа шәһәрендә юниорлар һәм яшүсмерләр арасында киокусинкай буенча Бөтенроссия ярышлары уза. Баулыдан 15 яшьлек Карина Зыярова әлеге масштаблы ярышларда бронза медаль яулады.
Сак булыгыз, мошенниклар тозак кора!
20 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән “Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе” старт ала. Ике көн эчендә республиканың авыл яшьләре бизнесны планлаштыру, нәтмиҗәле бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда яшьләргә ярдәм итү программалары турында беләчәкләр.
Кичә, 12 сентябрьдә, мәдәният йортының актлар залында федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17нче номерлы районара инспекциясе гражданнарның үзмәшгульлегенә, аерым алганда, репетиторлык мәсьәләләренә багышланган чираттагы очрашу үткәрде. Киңәшмәгә шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары чакырылган иде.
16 сентябрьдә «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»гы законнарга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә.