Баулылы Марат Ильясов авторлык тренажерларында күнегүләр үткәрә

2019 елның 13 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә Баулыга «Мин булдырам» коммерцияле булмаган оешма рәисе Марат Ильясовның авторлык тренажерларының икенче партиясе кайтты.

Марат Ильясов Instagram да хәбәр иткәнчә, икенче партиянең 10 тренажеры «Татнефть»ГАҖ ярдәмендә Урал спорт инвентаре заводы белән берлектә Бөгелмә механика заводы тарафыннан әзерләнгән. Якын киләчәктә аларны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү өчен куллана башлаячаклар.

Әлегә тренировкалар элегрәк ясалган тренажерларны файдаланып уза. Бүген, мәсәлән, Баулы шәһәренең «Нефтьче» стадионында «Машинки» авторлык тренажерларында күнегүләр узды. Марат Ильясов сүзләренә караганда, ярышларга актив әзерлек бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International