Баулының легендар нефтьчесен юбилей белән котладылар

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бүген Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров һәм район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, Баулы районының мактаулы гражданины Иван Васильевич Саблинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбиляр адресына бик күп ихлас сүзләр әйтелде. Район башлыгы Иван Собринга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды һәм юбилярның нефть төбәгенең тере легендасы булуын билгеләп үтте.

Хезмәт эшчәнлеген Иван Васильевич 1953 елда башлый. 1959 елдан - контроль-үлчәү приборлары цехы җитәкчесе, аннан соң 1нче нефть промыселы мөдире урынбасары, 1962 елдан – 1нче номерлы «Баулынефть» нефть промыселы мөдире, 1971 елдан – нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы булып эшли. 1981 елда баш инженер-начальник урынбасары, 1992 елда – әйдәп баручы инженер-технолог итеп билгеләнә.

СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе исеменә лаек була. «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Татнефть» ААҖ каршындагы казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.

Баулы муниципаль районы Советының 2009 елның 16 сентябрендәге 211 номерлы карары белән «Баулы муниципаль районының vактаулы гражданины» исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International