"Көзге игелек атнасы": баулылар ярдәмчеллек үрнәге күрсәтә

2019 елның 13 сентябре, җомга

Бу көннәрдә Баулы районында социаль яклау һәм мәгариф учреждениеләре, мәдәният бүлеге һәм яшьләр эшләре бүлеге актив катнашуында "Көзге игелек атнасы" акциясе уза. 

Мәсәлән, "Шәфкать" үзәге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булдылар, ялгыз яшәүче хезмәт ветераны Наҗия Кальмасовага уңыш җыюда булыштылар, Баулы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен экскурсия оештырдылар. Моннан тыш, ялгыз яшәүче пенсионерларның фатир тәрәзәләре юылды.

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре дә акциядән читтә калмадылар. Анда "Без төрле, әмма без бергә" дигән түгәрәк өстәл узды, спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру буенча чара узды, М. Җәлил. исемендәге мәдәният йорты артистлары өлкәннәргә концерт күрсәтте.

Район мәктәпләрендә шулай ук төрле чаралар узды: ярминкәләр, очрашулар, спорт ярышлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International