Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Бала хокук дөньясында» мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы старт алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде.
«Бу социаль әһәмияткә ия чара. Конкурс быел республикада алтынчы тапкыр үткәрелә. Мондый конкурс аша без балаларның үзләрен җәмгыятьтә һәм гомумән дөньяда ничек тоюларын, үз хокукларын ничек аңлавын аңларга телибез», - дип аңлатты омбудсмен.
Бу бәйге ярдәмендә оештыручылар балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын баланың мәнфәгатьләре, хокуклары һәм иминлеге мәсьәләләренә җәлеп итәргә тырышалар.
Конкурста 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр катнаша ала - аерым да, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да.
Гаризаны 2019 елның 20 октябренә кадәр тапшырырга кирәк. Конкурсның Нигезләмәсе һәм кагыйдәләрен Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле Вәкил сайтында табарга мөмкин.
Иң яхшы 10 ролик Авторы оештыручылардан грамоталар һәм 20 мең сум күләмендә приз алачак.