КФУ Times Higher Education британия журналы версиясе буенча дөньяның иң яхшы университетларының ТОП-600 исемлегенә керде. Рейтинг басманың рәсми сайтында урнаштырылган.
ТНЕ шулай ук рейтингка КНИТУны да керткән — ул 1000+ позициясен били.
Исемлеккә барлыгы 39 Россия вузы кергән. Алар арасында иң югары урында Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты урнашкан - ул 189нчы урында.
Рейтинг башында Оксфорд университеты. Икенче урында Калифорния технология институты, өченчедә — Кембридж университеты.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Иннополис Университеты Россия Федерациясенең иң күп милләтле югары уку йортлары бишлегенә керүен хәбәр иткән иде.