10-15 сентябрьдә Актаныш авылында «Авыл яшьләре» XI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары уза. Бүген баулылы җиңел атлетчы Олег Сидоров йөгерү буенча ярышларда 1,5 километр дистанциядә беренче килде.
Быел уеннар Татарстан АССР төзелүнең йөз еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Ярышларда республиканың 43 муниципаль берәмлегеннән командалар – меңнән артык кеше катнаша.
Баулы районы командасы 24 катнашучыдан тора. Аларга үзләрен 11 дисциплинада сынап карарга туры киләчәк: мас-рестлинг, аркан тартышу, көрәш, җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон, шулай ук профильле ярышларда – сыер савучылар һәм механизаторлар ярышларында.