20-22 сентябрь көннәрендә "Девон" Боз сараенда "Көзге боз" ачык турниры булып узды. Бозда 2008-2009 елгы малайлар очрашты.
Шимбә көнне баулылар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү урманы» бөтенроссия экологик акциясенә кушылды. Шәһәр мәктәпләре яшь армиячеләре, педагоглар, волонтерлар катнашында «Ватан» яшьләр үзәге янында миләш үсентеләре утыртылды.
25 сентябрьдә OZON компаниясе Эшкуар йортында эшкуарлар өчен "МАРКЕТПЛЕЙС: модага иярүме яисә бизнесыгызны үстерү өчен нәтиҗәле коралмы" темасына семинар оештыра.
Узган шимбәдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы фин-угор халыкларының «Без бер агач ботаклары» V Республика халык иҗаты фестивале узды. Анда Баулы районы коллективлары да катнашты.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров һәм Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частьтә булдылар.
Бүген, 21 сентябрьдә, «Милләтләр кроссы-2019» бөтенроссия йөгерү көнендә, Баулы бөтен ил белән бергә старт алды. Быел традицион спорт чарасы яңа катнашучылар белән тулыланды – беренче тапкыр стартка физик мөмкинлекләре чикле баулылар чыкты.
Баулыда вакытлыча суны өзеп тору планлаштырыла
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
Кичә Баулыда Елена һәм Геннадий Тимченколар Хәйрия фондының "Кече шәһәрләрнең һәм авылларның мәдәни мозаикасы" конкурсында җиңүчеләр булып китте.
Мәдәни инициатива – ул Россиядә иҗат индустрияләре лидерларын укыту һәм аларга ярдәм итү буенча ачык программа.