Кичә Баулыда Елена һәм Геннадий Тимченколар Хәйрия фондының "Кече шәһәрләрнең һәм авылларның мәдәни мозаикасы" конкурсында җиңүчеләр булып китте.
Баулыга илнең төрле почмакларыннан: Иваново, Архангельск, Вологда, Псков, Чиләбе, Иркутск өлкәләреннән һәм Байкал арты краеннан вәкилләр килгән иде.
Алар өчен шәһәр буенча экскурсия үткәрелде. Аерым алганда, кунакларны мәдәният йорты каршындагы мәйданны һәм «Нефтьче»паркын төзекләндерү белән таныштырдылар.
Алар шулай ук Мөслим һәм Бөгелмә районнарында да булдылар, анда соңгы елларда төзекләндерелгән мөһим урыннарны карадылар.
Фәридә Зыярова