Мәдәни инициатива – ул Россиядә иҗат индустрияләре лидерларын укыту һәм аларга ярдәм итү буенча ачык программа. Программада катнашучылар үз проектларын эшләячәкләр. 4 ай дәвамында алар мәдәниятнең тәҗрибәле менеджерларыннан, креатив индустрия менторларыннан һәм экспертларыннан белем алачак.
Уку тулысынча бушлай. Программа этапларга бүленгән. 3 октябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә.
Экспертлар һәм укытучылар белән танышырга, катнашу өчен заявка бирергә һәм күбрәк мәгълүматны https://cultureleaders.ru/ мәдәни инициатива программасы сайтында белергә мөмкин.