Узган шимбәдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы фин-угор халыкларының «Без бер агач ботаклары» V Республика халык иҗаты фестивале узды. Анда Баулы районы коллективлары да катнашты.
Фестивальдә безнең районнан Покровский Урустамак авылы «Дярдон» удмурт халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Наталья Зәйдуллина) катнашты. Коллектив инде күп еллар уңышлы эшли һәм Татарстан удмуртларына, шулай ук Удмуртия Республикасында яхшы таныш. Ул әлеге фестивальдә ел саен катнаша. Шулай ук беренче тапкыр фестивальдә Николашкино авылы "Зангари" фольклор коллективы (Виктория Павлова) да катнашты. Баулылар үз чыгышлары белән чараның концерт өлешен бизәделәр.
Чарага килгән Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары Мари Эл, Удмуртия, Мордовия һәм Татарстан республикаларыннан иҗат коллективлары чыгышлары белән хозурланды, шулай ук этник колоритлы сувенирлар һәм киемнәр сатып алды, мичтә пешерелгән ризыклардан авыз итте.
Фестиваль фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү, үзенчәлекле фольклор коллективларын һәм башкаручыларны ачыклау, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту максатыннан үткәрелә.
Фәридә Зыярова