Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров һәм Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частьтә булдылар.
Алар часть командиры полковник Игорь Дюканов һәм якташыбыз генерал-майор Фриз Салыев белән очраштылар. Солдатларның хезмәт шартларын карадылар, баулылар белән аралаштылар. Хәзерге вакытта анда дүрт якташыбыз хезмәт итә.
Баулы районы хәрби частьне шефлыкка 2006 елда алган иде. Бу вакыт эчендә анда 168 якташыбыз хезмәт итте.