Бүген, 21 сентябрьдә, «Милләтләр кроссы-2019» бөтенроссия йөгерү көнендә, Баулы бөтен ил белән бергә старт алды. Быел традицион спорт чарасы яңа катнашучылар белән тулыланды – беренче тапкыр стартка физик мөмкинлекләре чикле баулылар чыкты.
Көчле алкышлар астында алар " АНОСЛОВ "җитәкчесе Марат Ильясовның авторлык тренажерларында 60 метр дистанцияне узды.
Аннан соң предприятие һәм оешма җитәкчеләре, соңыннан шәһәр һәм авыл мәктәп укучылары, предприятиеләр вәкилләре йөгерде. Кече яшьтәге балалар - 500әр, өлкән сыйныф укучылары һәм өлкәннәр - 1әр километр йөгерделәр.
Йөгерү юлына бүген барлыгы 600дән артык кеше чыкты.
Фото:Сергей Иванов