20-22 сентябрь көннәрендә "Девон" Боз сараенда "Көзге боз" ачык турниры булып узды. Бозда 2008-2009 елгы малайлар очрашты.
Ярышларда биш команда катнашты: "Девон" (Туймазы), "Ястребы" (Уральск, Казахстан), "Арслан" (Бөгелмә), "Биектау" (Биектау), "Девон" (Баулы).
Уен нәтиҗәләре буенча I урынны – "Биектау", II урынны – "Девон", III урынны "Ястребы" яулады.
Төрле номинацияләр буенча да нәтиҗәләр ясалды. Баулы егете Марат Вәлиев “Тамашачылар мәхәббәте призы " номинациясендә бүләкләнде.
Фото: социаль челтәрләр