Баулыда Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар истәлегенә агачлар утырттылар

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Шимбә көнне баулылар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү урманы» бөтенроссия экологик акциясенә кушылды. Шәһәр мәктәпләре яшь армиячеләре, педагоглар, волонтерлар катнашында «Ватан» яшьләр үзәге янында миләш үсентеләре утыртылды.

Акция Бөтендөнья Урман утырту көне кысаларында узды.

Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Марат Гарифуллин әйтүенчә, әлеге экологик-патриотик акция Россиядә ел саен үткәрелә. Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырталар. Һәр төбәктә максималь күләмдә үсентеләр утырту карары кабул ителгән.

фото: социаль челтәрләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International