ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларына  туңга  сөрүне  тәүлек  буе   режимында  оештырырга  икрәк.  Бу  хакта шимбә көнне   Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров сөйләде.  

«Ватан» клубын капиталь ремонтлау буенча җәмәгать тыңлауларында район җитәкчелеге, шәһәр халкы һәм «Шәһәр» бөтенроссия урбанистик хакатонда (башкача - эшләүчеләре форумы) катнашучылар - яшь дизайнерлар катнашты.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Балаларны сөендереп, Потап-Томбарлыда яңа балалар мәйданчыгы куйдылар. Бу үзара салым программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Татарстан  Республикасында    1,4 млн гектар мәйданда  ашлык  җыелды. Аграрийлар   4,2 млн тонна  ашлык  җыйдылар.

Бүген Баулы муниципаль районы башкарма комитетында Татарстанның дүрт районы муниципаль хезмәткәрләренең муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу эшләрен оештыру һәм үткәрүгә багышланган ике көнлек стажировкасы башланды.

“Казан” агросәнәгать паркында  “Бакчачы көне” күргәзмәсе  ачылды.  Бу  мәйданчыкта  республика бакчачылары  бәйрәме   икенгче  мәртәбә  уздырыла,  анда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы РӘисе  урынбасары  Марат  Әхмәтов  һәм Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров катнашты. 

24 сентябрь көнне 8.00дән 12.00гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларына арест салу һәм  аны алдыру тәртибе белән бәйле сораулар буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.

Татарстан Республикасында 24 һәм 25 сентябрьдә төнлә һәм иртән юлларда аерым участокларда бозлавык булырга мөмкин.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Яшь эшкуар (яңа  эш  башлаучы  фермер) мәктәбе  кысаларында  Татарстанның  аграр яшьләр  берләшмәсе  тарафыннан  оештырылган  түгәрәк  өстәл  узды.  Очрашу  барышында  агросәнәгать комплексы өлкәсендәге  яшь белгечләр  өчен  үсеш    перспективалары  турында  фикер алыштылар. 

Кичә Баулының универсаль спорт залында учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр арасында “Экстремизмга - юк!” дип аталган волейбол турниры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International