Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Җиңү открыткалары» проекты старт алды. Аның максаты - тарихны саклау һәм төбәкләрдә яшәүчеләрне берләштерү.
Тыл һәм Хезмәт ветераны Мөтәвәздига Гозәерова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Ул гына да түгел, аңа һәм тормыш иптәше Гәбделхарис абыйга “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медале дә тапшырылды.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Солдатка хат. Сугыш чоры балалары турында" бөтенроссия бәйгесенә старт бирелде. Анда 7-17 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала.
Бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Татарстан хатын-кыз депутатлары инициативасы белән оештырылган «У войны не женское лицо» дигән социаль-гуманитар проектны тәкъдир итү булды.
Кичә үзенең 90 яшьлеге уңаеннан тыл һәм хезмәт ветераны Шамил Дәүләтшин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль алды.
Истәлекле бүләкләрне Баулының 16 ветераны алды.
Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концертлар залында шәһәр үзешчән сәнгать смотр-конкурсы узды
Бүген Баулыда 6нчы мәктәптә ата-аналар өчен бердәм дәүләт имтиханы уздырылды. Өлкән сыйныф укучыларының әти-әниләре чыгарылыш сыйныф укучылары ролендә булдылар һәм тарих буенча белемнәрен тикшерделәр.
Бөек Ватан сугышы бездән ераклашкан саен, аның турында истәлекне саклау проблемасы да кискенләшә бара. Шуңа күрә узган ел Россия Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» проекты булдырылды.
Баулы үзәк балалар китапханәсе балаларны һәм яшүсмерләрне «Бөек Ватан сугышы темасы балалар һәм яшүсмерләр укуларында» дип исемләнгән Бөтенроссия тикшеренүендә катнашырга чакыра.