Баулыда тыл хезмәтчәннәрен һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарын хөрмәтләделәр

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Татарстан хатын-кыз депутатлары инициативасы белән оештырылган «У войны не женское лицо» дигән социаль-гуманитар проектны тәкъдир итү булды.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән беррәттән тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары да аерым игътибарга һәм кайгыртуга лаек, өстәвенә, алар елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә Баулы районында әлеге категориядәге 130 Баулы кешесе яши. Ә турыдан-туры сугышта катнашкан бер генә ветеран - Мария Шапошникова гына исән.

«Әлеге проект  бик кызыклы. Аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренә игътибар юнәлтү, үсеп килүче буынга ул сугышта хатын-кызларның роле турында сөйләү», - диде Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырды. Шулай итеп, бүген мондый медальләрне Фәһимә Галиәкбәрова, Александра Котова, Рәсимә Гыйльманова, Гөлсинә Камаева, Александра Куликова, Сәкинә Булгакова, Нина Гозәерова, Клавдия Таушева алды.

Чара кунаклары өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы оештырдылар.

Шулай ук мәдәният йорты фойесында Баулы балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучыларының эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Фото: Баулы-информ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International