"Җиңү открыткалары" проекты старт алды

2020 елның 20 марты, җомга

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Җиңү открыткалары» проекты старт алды. Аның максаты - тарихны саклау һәм төбәкләрдә яшәүчеләрне берләштерү.

Открыткалар ясау проектында урта һәм югары белем бирү учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре, яшьләр һәм ветераннар оешмалары, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары катнаша ала. Открыткада Җиңү символларының Удмуртия белән ассоциацияләнә торган сурәтләре булырга мөмкин. Сурәт горизонталь булырга тиеш, А4 форматында, рус һәм удмурт телләрендә "Җиңү көне белән!" дип язу зарур.

Тулырак: http://bavly.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1710808.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International