Баулы районының "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале иясе 90 яшьлек көнендә тагын бер бүләк алды

2020 елның 28 феврале, җомга

Кичә үзенең 90 яшьлеге уңаеннан тыл һәм хезмәт ветераны Шамил Дәүләтшин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль алды.

Тыл һәм хезмәт ветераны, Кызылъяр авылында яшәүче Шамил Дәүләтшин бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлады.
Күркәм традиция буенча ветеранны юбилее белән район җитәкчелеге вәкилләре - Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина котладылар. 
Район башлыгы Шамил Төхвәтуллинга ил Президентының котлау открыткасын һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

Хезмәт сөючән, ярдәмчел, тырыш һәм тыйнак Шамил абыйның тормыш юлы күпләргә үрнәк була ала. Балачак, яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Мәктәптә укыганда ук авыр хезмәт куя, җир сөрә, мал-туар карый, башка эшләрне башкара. Хәрби комиссариат юлламасы буенча 16 яшендә Украинага Сталин шәһәренә китә, анда шахтада эшли.

Украинадан кайтканнан соң туган авылында колхоз фермасында хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та, 80 яшенә кадәр Шамил Төхвәтуллинны еш кына "Кызылъяр" хуҗалыгына ярдәм итәргә чакыралар. Хезмәте өчен юбиляр күп санлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 

Тормыш иптәше Зинфира апа белән Шамил абый биш кыз тәрбияләп үстергәннәр. 67 ел бергә гомер иткән Дәүләтшиннар – Кызылъярның үрнәк гаиләләренең берсе. Алар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнгәннәр. Бүген 11 оныкларына һәм 15 оныкчыкларына сөенеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International