Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концертлар залында шәһәр үзешчән сәнгать смотр-конкурсы узды, ул ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Баулы муниципаль районының 90 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Смотр-конкурста шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.
Нәтиҗәдә «Яшьләр доньясы» яшьләр үзәге беренче, мәгариф бүлеге коллективы - икенче, социаль яклау бүлеге коллективы өченче урынга лаек булды.