Баулыдан Гозәеровлар гаиләсендә өчләтә бәйрәм

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Тыл һәм Хезмәт ветераны Мөтәвәздига Гозәерова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Ул гына да түгел, аңа һәм тормыш иптәше Әбелхарис абыйга “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медале дә тапшырылды.

Мөтәвәздига апа тормыш иптәше Әбелхарис абый белән килгән кунакларны сабыр гына каршы алдылар. Сәламәтлекләре бераз какшаган ветераннар кунакларны аяк өстендә каршы ала алмаганга бераз борчылганнар да иде.

– Менә шулай, утырып кына каршы алабыз инде, яшьлектә башкарган авыр эшләр үзенекен итә барыбыр, – ди гаилә башлыгы Әбелхарис агай. – Мөтәвәздига апагыз да йөгереп йөри торган иде, әле картайдык инде.

Әбделхарис абый белән Мөтәвәздига апа 67 ел бергә гомер сукмакларыннан кулны-кулга тотынып атлыйлар. Тату һәм мул гаиләдә өч балага гомер биргәннәр.

–Үзебезнең бәхетләрне читтән эзләмәдек, – ди Әбелхарис абый. – Без икебез дә Баулыныкылар. Гомер-гомергә күрше булып яшәгән кешеләр, өч өй аша гына тора идек. 1953 нче елда өйләнештек. Апагыз орчык кебек иде. Эшкә дә, ашка да уңган булды. Бәхетле яшәдек, Аллага шөкер. Бүген балаларыбыздан игелек күреп яшибез.

Икесе дә яшьтән авыр кул хезмәте башкарганнар алар. Гаилә башлыгы Әбелхарис агай башта колхозда тракторист, соңрак сельхозтехникада моторист, аннан соң техник транспорт идарәсендә слесарь булып эшләп, лаеклы ялга чыккан.  Ә Мөтәвәздига апа гомере буе төрле эшләр башкарган. Аның кырык елга якын хезмәт стажы бар. Аңа сыер савучы булып та, йөк ташучы булып та эшләргә туры килгән. Лаеклы ялга ул район кулланучылар оешмасыннан киткән.

– Сезнең эшләгән вакытларны без хәзер яшьләргә үрнәк итеп куябыз, – диде юбилярны тәбрик итәргә килгән Гөлчәчәк Каюмова. Ул аңа җитәкчелек исеменнән бүләк тапшырды.

Бу көнне Гозәеровлар гаиләсендә икеләтә генә түгел, хәтта өчләтә дә бәйрәм булды. Мөтәвәздига Габсабир кызы юбилее уңаеннан котлаулар да кабул итте. Аны тәбрик итәргә килгән район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин ветераннарның икесенә дә “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләре дә тапшырды.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International