Баулыларны "Хәтер юлы" проектында катнашырга чакыралар

2020 елның 21 феврале, җомга

Бөек Ватан сугышы бездән ераклашкан саен, аның турында истәлекне саклау проблемасы да кискенләшә бара. Шуңа күрә узган ел Россия Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» проекты булдырылды.

Быел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, галереяне ачу планлаштырыла, һәм фронтовик бабасының фотосурәтләрен һәм аның турында мәгълүматны тапшырмаган баулыларга ашыгырга кирәк, чөнки уникаль мемориал ачылуга берничә ай калып бара.

"Хәтер юлын" "Патриот" хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркы территориясендә булдыралар, анда Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе төзелә, аның янында Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре һәм портретлары язылган иң зур һәйкәл урнашачак. 

"Хәтер юлы" – ул даими рәвештә яңартыла торган ресурс, шулай ук гаилә тарихын булдыру өчен интерактив мәйданчык, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кеше турында бердәм мәгълүмат базасы, – ди Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов. – Бу интерактив мәйданчыкта һәлак булучыларның да, сугыштан кайтучыларның да фотосурәтләрен һәм исемнәрен мәңгеләштерәләр. Шулай ук анда фронт хатлары урнаштырылачак. «Хәтер юлы» проекты өчен документлар шәһәребезнең хәрби комиссариатында кабул ителә. Монда без барлык мәгълүматларны да сканерлап, Мәскәүгә җибәрәчәкбез".

«Хәтер юлы» проектында интернет аша да катнашырга мөмкин. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турындагы фотоларны һәм мәгълүматны галереядә мөстәкыйль урнаштырырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International