Баулы ветераннарын Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль һәм "ТАССРның 100 еллыгы" истәлек билгесе белән бүләкләделәр"

2020 елның 28 феврале, җомга

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медаленә Бөек Ватан сугышында катнашучылар Рәфкать Ахунов һәм Әнвәр Галиәкбәров, тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары Йолдыз Ибраһимова һәм Нина Москвичева, шулай ук тыл хезмәтчәне Нина Ильина лаек булды. 

Татарстанның дәүләт, социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен Алексеевка авылыннан авыл хуҗалыгы ветераны Николай Астафеев, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Зинаида Богачева, хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәгъдия Васикова, педагогик хезмәт, физик культура һәм спорт ветераны Альберт Галиев, СССР нефть сәнәгате отличнигы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган нефтьчесе Рәис Галлаев, хезмәт ветераны Гөлчәчәк Каюмова, Баулы муниципаль районының Чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы  Виталий Козлов, җырчы-композитор, Татарстанның халык артисты Вил Усманов, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ринат Фәхриев, Татарстанның атказанган табибы Сәвия Хәкимова, хезмәт ветераны, торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре Альбина Хәлиуллина «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе белән бүләкләнделәр.

Барлык ветераннарга бүләкләрне Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International