Баулы чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре БДИ тапшырды

2020 елның 21 феврале, җомга

Бүген Баулыда 6нчы мәктәптә ата-аналар өчен бердәм дәүләт имтиханы уздырылды. Өлкән сыйныф укучыларының әти-әниләре чыгарылыш сыйныф укучылары ролендә булдылар һәм тарих буенча белемнәрен тикшерделәр.

Баулы районында ата-аналар өчен БДИ рәвешендәге сынау дүртенче ел рәттән үткәрелә. Алдагы өч елда алар рус теле буенча БДИ тапшырса, быел аларга, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап, тарих буенча белемнәрен тикшерергә тәкъдим иттеләр.

Барысы да чын имтихандагы кебек иде: паспорт күрсәтергә, телефон тапшырырга һәм металлорамка аша узарга кирәк булды.

Сыйныфта барысы да берәрләп утырдылар. Аудиториядә - ике оештыручы һәм бер күзәтүче булды.  Барысы да чын имтихандагыча. Бердәнбер аерма - биремнәрне үтәүгә тиешле дүрт сәгать урынына нибары 30 минут бирелде. Бу вакытта сыешу өчен биремнәр кыскартылды. 25 сорау урынына 11 сорауга җавап бирергә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International