Баулы Райсоветының утырышлар залында узган атнага йомгак ясалды.
Баулы авыл җирлекләрендә 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Кичә кич шундый җыелыш Александровка авыл җирлегендә дә узды.
Бүген Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Фәһимә Галиәкбәрова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул бөтен гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган.
Сүз Баулының түбән өлешендәге китапханә, «Я смогу» тренажер үзәге һәм 2нче спорт мәктәбе турында бара. Аларны ачу якындагы айга планлаштырыла. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин әлеге учреждениеләрдә ремонт эшләре барышын контрольдә тота, шушы көннәрдә ул янәдән аларда булды.
Баулы районында узган ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. 21 гыйнварда шундый җыен Кырымсарай авыл җирлегендә узды.
23 декабрь көнне эшмәкәрләрне Баулы муниципаль районы башлыгы Р.Х. Гатиятуллин белән очрашуга чакыралар.
Бүген Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров һәм район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, Баулы районының мактаулы гражданины Иван Васильевич Саблинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Кадерле баулылар!
Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәм.
11 август көнне бөтен дөнья мөселманнары ислам динендәге иң төп бәйрәмнәрнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Баулы районының барлык мәчетләрендә иртә таңнан бәйрәм намазы укылды.
Баулы районы мөселманнарын чын күңелдән Корбан гаете белән тәбрик итәм!