Сүз Баулының түбән өлешендәге китапханә, «Я смогу» тренажер үзәге һәм 2нче спорт мәктәбе турында бара. Аларны ачу якындагы айга планлаштырыла. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин әлеге учреждениеләрдә ремонт эшләре барышын контрольдә тота, шушы көннәрдә ул янәдән аларда булды.
Узган елның сентябреннән шәһәрнең аскы өлешендә 1нче номерлы мәктәпнең иске бинасына капиталь ремонт башланды, ул гражданнар архитектурасы һәйкәле булып тора һәм шәһәрнең 1нче номерлы китапханәсе шунда урнашачак.
Биредә барлык эшләр дә төгәлләнгән диярлек, бизәкләү эшләрен башкарасы һәм санузелны төзекләндерәсе калган. Китапханәгә Ваһапов урамы ягыннан да, мәктәптән дә кереп булачак.
Сүз уңаеннан, биредә укучылар үзләренең белемнәрен тулыландырып кына калмыйча, төрле кызыклы чараларында катнашып, күңелле ял итә алачаклар, моның өчен яңа бинада барлык шартлар да тудырылачак.
Китапханәне ремонтлауга җирле бюджеттан алты миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Киләчәктә шәһәрнең аскы өлешендә «Ватан» яшьләр клубын ремонтлау, шулай ук элеккеге китапханә бинасында яңа спорт учреждениесе булдыру планлаштырыла.
Агымдагы елның февраль ахырында ачылачак тагын бер учреждение - «Я смогу» тернәкләндерү үзәге. Бүгенге көндә бу үзәк Сәйдәшев урамында урнашкан. Әмма бу бина кечкенә булганлыктан, бөтен теләүчеләрне дә сыйдыра алмый, ә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү үзәге бик кирәк. Ярдәм сорап, Баулыга Татарстаннан гына түгел, башка республикалардан да киләләр.
Яңа тернәкләндерү үзәге Энгельс урамында, «Милосердие» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән янәшә урнашачак. Объектны төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, эшләрнең күп өлеше башкарылган инде. Эчке отделка эшләрен тәмамларга, култыкса монтажларга кирәк.
Район башлыгы 2нче спорт мәктәбендә дә булды. Ябык бассейнны ремонтлау 2018 елның җәендә башланды. Аның ачылуын, һичшиксез, халыкның күп өлеше түземсезлек белән көтә, һәм тиздән спорт мәктәбе үз эшен башлаячак. Биредә эш тәүлек буе диярлек кайнаса да, ремонт сузылды. Барысы да эшләнгән диярлек, зур йөзү бассейнын гына эшләп бетерәсе калган.
Фото: Баулы-информ.