Баулы муниципаль районы Башлыгы Рамил Гатиятуллинның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Кадерле баулылар!

Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының берлеген, дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы нәкъ менә шуңа бәйле.

Татарстан бүген илнең алдынгы төбәкләре сафында ышанычлы адымнар белән алга бара. Республикабызның тырыш хезмәткә, игелекле ниятләргә нигезләнеп, көчле үсеш кичерүче төбәк дигән шөһрәте бар.

Һәр кеше өчен Ватан аның кече ватаныннан башлана, безнең өчен ул - шәһәребез һәм безнең район. Бүгенге көндә Баулы заманча шәһәр. Ул ел саен матурая, төзекләндерелә һәм яшәү өчен уңайлыклар тудырыла бара.

Шәһәребез һәм районыбыз иминлеге өчен үз хезмәтләре, көче һәм таланты белән бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм туган ягыбыз иминлеге өчен барлык эшләрегездә уңышлар, ә Баулы районына алга таба да үсеп, чәчәк атуын һәм якты киләчәк телим!

Рамил Гатиятуллин,

Баулы муниципаль районы Башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International