Баулылар Корбан гаетен бәйрәм итә

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Иртәнге сәгать биштә «Өмет» мәчетенең гыйбадәт залы шыгрым тулы иде инде. Төрле яшьтәге ир-егетләр бәйрәм намазына җыелды. Бу бәйрәмдә хатын-кызлар мәчеттә бик аз була, традиция буенча, алар бу көнне өйдә бәйрәм өстәле оештыра. Чара «Өмет» мәчете имамы Рәсим хәзрәт Садыйковның вәгазе белән башланып китте. Аннары халык бергә бәйрәм намазын укыдылар. Чарада район башлыгы Рамил Гатиятуллин да катнашты. Ул баулыларны бәйрәм белән котлады, һәм Корбан бәйрәме-барлык дөнья мөселманнары өчен изге бәйрәм, ул игелек, шәфкатьлелек һәм игелеклелек тантанасын символлаштыра, дип билгеләп үтте.

Коллектив намаздан соң күпләр мәчет артына юнәлделәр. Анда тәкәләр төягән фургоннар торган иде. Аларны 3,5 мең сумнан һәм аннан да күбрәк бәягә саттылар. Шунда ук махсус җиһазландырылган урында корбан чалдылар.

Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, аз керемле кешеләргә ярдәм итәләр, бер-берсенә үпкәләрен кичерәләр.

Автор: Кадрия Гыймазова.

Автор фотосы.

Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/tema-dnya/bavlintsy-prazdnuyut-kurban-bayram

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International