Баулы районында узган ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. 21 гыйнварда шундый Җыен Кырым-Сарай авыл җирлегендә узды.
Авыл җирлеге үзәгенә – Кырымсарай авылына Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин килде. Чара башланыр алдыннан ул социаль әһәмиятле объектларда – мәктәптә, балалар бакчасында, шулай ук картлар һәм инвалидлар йортында булды. Район башлыгы әлеге учреждениеләр җитәкчеләре һәм анда яшәүчеләр белән аралашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге биналарның барысында да капиталь ремонт үткәрелгән. Чиратта - авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау. Аны быел үткәрәчәкләр.
Мәктәп директоры Алена Кулагина белән әңгәмә корганда, Рамил Гатиятуллин балалар саны белән кызыксынды. Ул кимегән. Шулай ук район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларының кая укырга китүләре һәм авылга кайту-кайтмаулары турында да сорады. Мәктәп директоры күп кенә укучылар Бөгелмә колледжларында белем ала, бик азлары гына кайта, дип җавап бирде. Бүгенге көндә мәктәптә 1-8нче сыйныфлардан 40 бала укый, 15 бала балалар бакчасына йөри.
Шулай ук Рамил Гатиятуллин аерым янгынга каршы пост һәм фермада булды.
Җирлек башлыгы Дамир Шакирҗанов әйтүенчә, 2020 елның 1 гыйнварына җирлектә эре мөгезле терлекләр саны 140 баш тәшкил итә. 153 тонна сөт, 48,3 тонна ит җитештерелгән. Җирлек территориясендә 8 хуҗалык, шул исәптән балык хуҗалыгы урнашкан. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә.
Җыенда чыгыш ясап, авыл җирлеге башлыгы, кырымсарайлылар өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре иң кискен булуын билгеләп үтте.
Район башлыгы Рамил Гатиятуллин үз докладында 2019 елда районда илкүләм программалар буенча башкарылган зур эшләр турында сөйләде. Авыл халкын аларда катнашырга чакырды,чөнки мондый программаларның 50 проценттан артыгы нәкъ менә авылларны үстерүгә юнәлдерелгән.
Җыенда шулай ук Кырымсарай мәктәбе директоры Алена Кулагина, янгынга каршы аерым пост башлыгы Андрей Квашнин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов, дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Илшат Гаязов, участок уполномоченные Николай Шаталов, "Уңайлы йорт" идарәче компаниясе директоры Руслан Хәбибуллин башкарылган эшләр турында мәгълүмат белән чыгыш ясадылар.
Вәдимә Хафизова фотосы.