20 июньдә республиканың Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган ике әйдәүче югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе старт алды.
Шәһәрнең җәяүлеләр кичү урыннарында "ВНИМАНИЕ! ИГЪТИБАР!" дигән язулар барлыкка килде.
2008 елдан 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне булды.
Татарстан Республикасында аналог телетапшыруын сүндерүгә нәкъ 100 көн калды. Цифрлы телевидениегә тоташу өчен кирәкле җиһазларны сатып алырга өлгерегез!
2019 елның 8 июленнән 11 июленә кадәр Екатеринбургта «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсе узачак. Республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре Татарстан делегациясе составында күргәзмәдә катнашырга чакырыла.
Шушы көннәрдә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пазлотерапия буенча чираттагы дәрес узган.
Экологлар «Халык контроле» системасы буенча кергән 660 хәбәрне һәм электрон почта, Министрлыкның «кайнар линия» телефоны һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша кергән 865 белдерүне караган. Гражданнарны шәхси кабул итүләрдә һәм министрлык кабул итү бүлмәсе аша 1126 мөрәҗәгать кабул ителгән
Татарстанның яшьләр проектлары һәм программалары лидерлары һәм активистлары социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсында катнаша ала. Конкурста җиңү ташламалы шартларда социаль ипотека программасы буенча фатир алу мөмкинлеге бирә.
Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале Гран-приына Баулы һәм Аксубай районнары вәкилләре лаек булды.
Быел Баулының 6нчы мәктәбен һәм "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге каршындагы "Вектор" телестудиясен тәмамлаган Руфинә Гыймаева “Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXIV фестиваленең гран-при иясе булды.