Яшьләр лидерлары социаль ипотека программасы буенча торак алачаклар

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Татарстанның яшьләр проектлары һәм программалары лидерлары һәм активистлары социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсында катнаша ала. Конкурста җиңү ташламалы шартларда социаль ипотека программасы буенча фатир алу мөмкинлеге бирә.

Мондый хокук 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге (35 яшькә кадәрге галимнәр), Татарстанда даими яшәү урыны буенча теркәлгән яшьләргә бирелә. Конкурс шартларының берсе - торак мәйданы нормативы: конкурста катнашучының һәр гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан ким торак мәйданы туры килергә тиеш.  

Конкурста катнашу өчен претендентларга гариза тутырырга һәм Татарстан яшьләр сәясәте проектларына һәм программаларына катнашы булган иҗтимагый, һөнәри эшчәнлектәге казанышларын раслаучы портфолио тапшырырга кирәк. Конкурста катнашу өчен гаризалар 13 августка кадәр конкурсын үткәрү операторы - Татарстан Республикасы Студентлары лигасы тарафыннан кабул ителә.

Конкурста 49 катнашучы җиңүче булачак.

Яшь лидерларына ташламалы шартларда фатир бирү буенча конкурс 2012 елдан башлап Студентлар Лигасы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Дәүләт торак фонды.

Оештыручылар белән элемтә өчен телефон 8 (986) 710-8-15.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International