2019 елның 8 июленнән 11 июленә кадәр Екатеринбургта «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсе узачак. Республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре Татарстан делегациясе составында күргәзмәдә катнашырга чакырыла.
Катнашу өчен предприятиенең фирма бланкында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать җибәрергә кирәк.
Сорауларны (843) 210-05-58 телефоны буенча ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара элемтәләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләренә бирергә мөмкин.
Халыкара катнашучылар арасында Германия, Япония, Италия, Кытай, Швейцария, Корея, Евразия икътисадый берлеге илләре һәм башка илләрдән эре сәнәгать предприятиеләре башлыклары көтелә.
Тулырак: https://www.innoprom.com/