"Цифрга"га күчүгә 100 көн калды: нәрсә эшләргә?

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында аналог телетапшыруын сүндерүгә нәкъ 100 көн калды.  Цифрлы телевидениегә тоташу өчен кирәкле җиһазларны сатып алырга өлгерегез!

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында аналог эфир телевидениесе 14 октябрьдә өзеләчәк. Әмма цифрлы эфир телевидениесен хәзер үк карарга. Цифрлы телевидениедә сыйфат югарырак, яңа сыйатлы каналлар күбрәк.

Шулай итеп, әгәр телевизор экранында федераль канал янында «А» хәрефе тора икән, димәк, сез аналог телевидениесен карыйсыз һәм сезгә телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк.

• Заманча телевизорлар өчен (2012 елдан соң чыгарылган) антенна гына кирәк булачак.

• Иске модель телевизор өчен өстәмә цифрлы приставка кирәк – алар теләсә кайсы электроника кибетендә яки почта бүлекчәсендә сатыла.

Кабельле ТВ абонентларының сайлау мөмкинлеге бар: цифрлы тапшыруларга күчү (анда 20 бушлай канал) яки элеккечә калдыру.

Цифрлы сигналны кабул итү өчен җиһазлар сатып алу һәм көйләү мәсьәләләре буенча консультацияне 8-800-220-20-02 номеры буенча алырга мөмкин.

Чыганак һәм фото: Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының рәсми сайты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International