Баулының "Вектор" яшьләр телестудиясе активисты "Алтын каләм"-"Золотое перо" фестиваленең Гран-при иясе булды

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Быел Баулының 6нчы мәктәбен һәм "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге каршындагы "Вектор" телестудиясен тәмамлаган Руфинә Гыймаева “Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXIV фестиваленең гран-при иясе булды.

Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү "Мәскәү" мәдәни үзәгендә узды.

Гран-при – КФУның журналистика факультетына керүне гарантияләүче төп приз. Руфинәдән тыш, Баулыдан  шулай ук 6нчы мәктәп укучысы Азалия Абзалдинова да бүләкләнде. Ул "Һөнәргә адымнар" номинациясендә җиңде.

Яшь журналист кызларның җитәкчесе Радэль Галимуллин фестивальдә "Телевидение" юнәлеше кураторы буларак катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International