Ел башыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 6252 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 3601 – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Шулай ук экологлар «Халык контроле» системасы буенча кергән 660 хәбәрне һәм электрон почта, Министрлыкның «кайнар линия» телефоны һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша кергән 865 белдерүне караган. Гражданнарны шәхси кабул итүләрдә һәм министрлык кабул итү бүлмәсе аша 1126 мөрәҗәгать кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча;
- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабул итү бүлмәсе аркылы;
- +79872169779 номерына WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары буенча;
- “Халык контроле” системасында “Экология” категориясе;
- “Мәктәп эко-патруле” мобиль кушымтасы буенча.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте