Дүрт көн дәвамында юнәлеш кураторлары һәм остазлары җитәкчелегендә йөздән артык яшь журналист материал язу серләренә төшенгән, видеосюжетлар һәм фоторепортажлар төшерергә, радиотапшырулар язарга, газеталарны версткаларга һәм чараларны социаль челтәрләрдә дөрес итеп яктыртырга өйрәнде.
Фестивальнең гамәли чаралары кысаларында конкурсантлар Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова үткәргән брифингта катнаштылар һәм Татарстан Президенты матбугат хезмәте эше белән таныштылар, шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин белән очраштылар. Моннан тыш, үз профильләре буенча оешмаларда булдылар.
«Алтын Каләм – Золотое перо» XXIV Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең Гран-при бүләгенә Баулы районыннан Руфинә Гыймаева (рус журналистикасы) һәм Аксубай районыннан 10 сыйныф укучысы Айназ Сөләйманова (татар журналистикасы) ия булды.
Кызлар КФУда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчасы хисабына “Журналистика” белгечлеге буенча белем алачак.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/07/07/656100/