Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пазлотерапия үткәрелә

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пазлотерапия буенча чираттагы дәрес узган.

"XVIII гасырда Англиядә уку әсбабы буларак барлыкка килгән пазлларны җыю балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә файдалы", - диләр интернат-йорт белгечләре. Өлкәннәр үзләренә ошаган пазл сюжетларын сайлаганнар һәм актив эшкә тотынганнар.

Әлеге уен логик фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерә, бу теләсә кайсы яшьтә бик файдалы. Пазллар вак моториканы камилләштерергә һәм хәрәкәтләрне координацияләргә ярдәм итә. Моннан тыш, өлкәннәр өчен пазллар җыю - яхшы антистресс.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International