ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Чарада     районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты. 


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» Россия командасы экипажы йөк машиналары зачетында «Ефәк юлы» ралли-рейдының өченче этабында беренче булып килде. 

8 июльдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Үзбәкстан  Республикасының Бохара  өлкәсе  делегациясе  белән  очрашты, аны   Үзбәкстан  Республикасының  Бохара  өлкәсе хакиме урынбасары    Сөннәтулла Хикмәт  җитәкли. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә, 9 июльдән  11 июльгә кадәр  “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге” ДБУ белгечләре  төркеменең Нурлат  районы  халкы  белән  очрашулары  планлаштырылган.   

Иртәгә, 10 июль көнне, 13.00 дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 12нче катта мөселман яшьләренең VIII форумын үткәрү турында пресс-конференция узачак.

«Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта. 2018 ел нәтиҗәләре буенча 61 меңнән аз гына артыграк булса, 2019 елның беренче яртыеллыгында 39 мең 327 гариза кергән инде. 

Бүген һәм иртәгә республика территориясендә җил тизлеге секундына 20 метрга җитәчәк.

Татарстан Росреестры вәкиле турыдан-туры эфирда телевизор караучыларга хуҗалык корылмаларына, шул исәптән теплицаларга хокукларны теркәргә кирәкме-юкмы икәнлеген, күчемсез милек объекты билгеләрен һәм башкаларны аңлатачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә «урман амнистиясе» турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды.

Кичә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Кызылъяр авылында Зинфира һәм Шамил Дәүләтшиннар гаиләсен хөрмәтләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International