Баулы районында 65 ел бергә гомер иткән парга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Кичә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Кызылъяр авылында Зинфира һәм Шамил Дәүләтшиннар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Хөрмәтле парны район җитәкчелеге исеменнән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова тәбрик иттеләр. Бу бәйрәмнең күркәм традициясе буенча алар Дәүләтшиннарга «Мәхәббәт тугрылык өчен» медален тапшырдылар.

Зинфира апа һәм Шамил абый яшьтәшләр һәм авылдашлары, икесе дә 1930 елның кышында Кызылъярда туган. Аларның балачак һәм яшьлек еллары авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән. Икесе дә гомерләрее буе диярлек «Ленин юлы» колхозында эшләгән, Шамил абый – терлекче, ә Зинфира апа – сыер савучы, аннан соң җирле мәктәптә пешекче булып хезмәт куйган. Язмышларын 22 яшьтә бәйләгәннәр. Икесе дә тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, башка бүләкләре бар. Зинфира апа шулай ук “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнгән.

Биш кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Дәүләтшиннар 11 оныклары һәм тагын да күбрәк оныкчыклары куанып яши.

Чыганак: Баулы-информ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International