Татарстан Республикасы халкы «Халык контроле»нә иң күбе территорияләрне төзекләндерү турында мөрәҗәгать җибәрә

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 елның беренче яртыеллыгында «Халык контроле» системасына иң күп мөрәҗәгатьне татарстанлылар территорияләрне төзекләндерү буенча җибәргән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте.

Спикер «Халык контроле» системасының агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Тимур Зарипов сүзләренә караганда, ачык категорияләр арасында гадәттәгечә «Территорияләрне төзекләндерү» (14,2 мең гариза), «Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» (10,8 мең), «Юл хәрәкәтен оештыру» (2393) иң популяр.

Ябык категорияләргә килгәндә, ТКХ мәсьәләләре (2,7 мең) һәм алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу (1,6 мең) буенча гаризалар еш килә.

«Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта. 2018 ел нәтиҗәләре буенча 61 меңнән аз гына артыграк булса, 2019 елның беренче яртыеллыгында 39 мең 327 гариза кергән инде. Шул ук вакытта әлеге мөрәҗәгатьләрнең 71 проценты узган елгы заявкаларны исәпкә алып уңай хәл ителгән.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International