Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» Россия командасы экипажы йөк машиналары зачетында «Ефәк юлы» ралли-рейдының өченче этабында беренче булып килде. Улан-Удэдан Улан-Баторга кадәрге 243 км озынлыктагы участокны 2 сәгать 26 минут 10 секунд эчендә үтте.
Финишка икенче булып Антон Шибалов җитәкчелегендәге “КАМАЗ-мастер” экипажы килде, өченче урынны белорус Сергей Вязович экипажы алды. Айрат Мәрдиев экипажы - дүртенче, Сергей Куприянов сигезенче булды.
Йөк машиналарының гомуми зачетында өч этаптан соң Вязович алда бара. Икенче урында -Каргинов.
«Ефәк юлы» раллие 6 июльдә Иркутскида старт алды, ярыш маршруты 3500 чакрым тәшкил итәчәк, ралли 16 июльдә Кытайның Дуньхуан шәһәрендә тәмамлана. Катнашучылар барлыгы 10 этапны узачаклар.
Чыганак һәм фото: Татарстан Республикасы спорт министрлыгының рәсми сайты.