Иртәгә, 10 июль көнне, 13.00 дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 12нче катта мөселман яшьләренең VIII форумын үткәрү турында пресс-конференция узачак.
Матбугат конференциясендә VIII мөселман яшьләре форумы кысаларында узачак чаралар - лекцияләр, дәресләр, танылган кешеләр белән очрашулар турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, форумның күңел ачу өлеше турында хәбәр итәчәкләр.
«Татар-информ» МА сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Онлайн-видеога комментарийларда, +7 (927) 037-91-10 номерына WhatsApp мессенджерында сораулар бирергә мөмкин булачак.
Аккредитацияләү электрон почта аша уза: pr@tatar-inform.ru
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru
Фото: Islam-today