Татарстан Росреестры ТНВ телеканалында туры эфирда

2019 елның 9 июле, сишәмбе

10 июльдә 8.10 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева ТНВ телеканалында "Исәнмесез!" тапшыруында катнашачак.

Татарстан Росреестры вәкиле турыдан-туры эфирда телевизор караучыларга хуҗалык корылмаларына, шул исәптән теплицаларга хокукларны теркәргә кирәкме-юкмы икәнлеген, күчемсез милек объекты билгеләрен һәм башкаларны аңлатачак.

Узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин (rosreestr.tatarstan.ru), «ВК» социаль челтәре төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук Youtubeта «Татарстан Росреестры» каналында танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International