Татарстан Росреестрында “урман амнистиясе” турындагы законны куллану мәсьәләләре каралды

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә «урман амнистиясе» турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды.

Утырышта, нигездә, Казан шәһәрендә һәм Яшел Үзән районында урнашкан бакчачылык ширкәтләре әгъзаларыннан кергән күп санлы мөрәҗәгатьләр каралды. Күпчелек очракта эш төркеме тарафыннан уңай карарлар кабул ителде – урман участокларының җир кишәрлекләре белән кисешүен бетерү максатларында, дәүләт урман реестрына үзгәрешләр кертү турында. Шулай итеп, ведомствоара эшче төркем карарлары ярдәмендә күп кенә гражданнар җир кишәрлекләренә документлар рәсмиләштергәндәге къптәнге проблемаларны судка кадәр тәртиптә хәл итә алдылар.

Участоклары урман фонды белән кисешкәнне ачыклаган затлар Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә Казан шәһәре, Авангардная урамы, 74 адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International