ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген һәм иртәгә республика территориясендә көчле җил һәм яшен көтелә, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
"Көчле җил, яшен вакытында урамда булганда электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналары янында тормаска кирәк, шулай ук йорт карнизларыннан, реклама стендларыннан һәм растяжекалардан, черегән агачлардан ераграк торырга киңәш ителә», – дип сөйләделәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru