ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 24 һәм 25 сентябрьдә төнлә һәм иртән юлларда аерым участокларда бозлавык булырга мөмкин.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Яшь эшкуар (яңа  эш  башлаучы  фермер) мәктәбе  кысаларында  Татарстанның  аграр яшьләр  берләшмәсе  тарафыннан  оештырылган  түгәрәк  өстәл  узды.  Очрашу  барышында  агросәнәгать комплексы өлкәсендәге  яшь белгечләр  өчен  үсеш    перспективалары  турында  фикер алыштылар. 

Кичә Баулының универсаль спорт залында учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр арасында “Экстремизмга - юк!” дип аталган волейбол турниры узды.

20-22 сентябрь көннәрендә "Девон" Боз сараенда "Көзге боз" ачык турниры булып узды. Бозда 2008-2009  елгы малайлар очрашты.

Шимбә көнне баулылар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү урманы» бөтенроссия экологик акциясенә кушылды. Шәһәр мәктәпләре яшь армиячеләре, педагоглар, волонтерлар катнашында «Ватан» яшьләр үзәге янында миләш үсентеләре утыртылды.

25 сентябрьдә OZON компаниясе Эшкуар йортында эшкуарлар өчен "МАРКЕТПЛЕЙС: модага иярүме яисә бизнесыгызны үстерү өчен нәтиҗәле коралмы" темасына семинар оештыра.

Узган шимбәдә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы фин-угор халыкларының «Без бер агач ботаклары» V Республика халык иҗаты фестивале узды. Анда Баулы районы коллективлары да катнашты.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров һәм Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частьтә булдылар.


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 21 сентябрьдә, «Милләтләр кроссы-2019» бөтенроссия йөгерү көнендә, Баулы бөтен ил белән бергә старт алды. Быел традицион спорт чарасы яңа катнашучылар белән тулыланды – беренче тапкыр стартка физик мөмкинлекләре чикле баулылар чыкты.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Баулыда вакытлыча суны өзеп тору планлаштырыла


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International