Җомга көнне, 27 сентябрьдә, электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, электр энергиясен өзү планлаштырыла.
«Эшкуарлык фабрикасы» бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү фонды Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән 2019 елның 1 сентябреннән 25 ноябренә кадәр халык арасында эшкуарлык компетенцияләре дәрәҗәсен ачыклауга электрон автоматлаштырылган тест уздыра.
"Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү үзәге" Татарстан Республикасы һөнәрчелек палатасы белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән "Татарстан Республикасының туристлык сувениры-2019" IV ачык конкурсы башлануы турында игълан итә.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларына туңга сөрүне тәүлек буе режимында оештырырга икрәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде.
«Ватан» клубын капиталь ремонтлау буенча җәмәгать тыңлауларында район җитәкчелеге, шәһәр халкы һәм «Шәһәр» бөтенроссия урбанистик хакатонда (башкача - эшләүчеләре форумы) катнашучылар - яшь дизайнерлар катнашты.
Балаларны сөендереп, Потап-Томбарлыда яңа балалар мәйданчыгы куйдылар. Бу үзара салым программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданда ашлык җыелды. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыйдылар.
Бүген Баулы муниципаль районы башкарма комитетында Татарстанның дүрт районы муниципаль хезмәткәрләренең муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу эшләрен оештыру һәм үткәрүгә багышланган ике көнлек стажировкасы башланды.
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
24 сентябрь көнне 8.00дән 12.00гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларына арест салу һәм аны алдыру тәртибе белән бәйле сораулар буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.