Кичә Баулының универсаль спорт залында учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр арасында “Экстремизмга - юк!” дип аталган волейбол турниры узды.
Инде берничә ел Баулы мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм Баулы районы башкарма комитетының спорт һәм туризмны үстерү бүлеге белән берлектә экстремизм һәм терроризмга каршы волейбол турнирын оештыра.
Бу юлы турнирда сигез команда – «Өмет» мәчете, «Алойл» нефть компаниясе, «Баулынефть» идарәсе, технологик транспорт идарәсе, Баулы җитештерү-диспетчерлык станциясе, аграр көллият, 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, район мәгариф бүлеге командалары катнашты.
Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча мәгариф бүлеге – беренче, «Баулынефть» идарәсе – икенче, 2нче балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбе – өченче урын алды.
Вәдимә ХАФИЗОВА
Фото: социаль челтәрләр