Баулы шәһәрендә үлән чабу эше дәвам итә. Барлыгы чабучыларга 400 гектар мәйданда эшләргә туры киләчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә караганда, республика хәрәкәтенең кайнар линия телефонына 5 меңнән артык шалтырату килгән.
1 июньнән шәһәр һәм шәһәр яны (авыл) маршрутларының расписаниеләре үзгәрә.
Бүген «Берлек» хуҗалыгында районның авыл хуҗалыгы тармагының өч алдынгы хезмәткәрен хөрмәтләделәр.
Үзәк сайлау комиссиясе быел Бердәм тавыш бирү көнен күчермәячәк.
Начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, авыл хуҗалыгын үстерүнең заманча тенденцияләре шуны күрсәтә, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән интеграцияләнгән яклау чараларын куллану югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия.
Электрон култамганы кулланып, абитуриентлар, беренчедән, документларын берьюлы берничә вузга бирә ала, икенчедән, аларның кабул итү комиссиясе белән үзара бәйләнеше җиңеләя.